12 апрельдә космоска беренче кеше очуның 58 еллыгы билгеләп үтелә һәм әлеге вакыйга алдыннан Лаеш үзәк китапханәсе базасында Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре тарафыннан Лаеш үзәк китапханәсе белгечләре белән берлектә балигъ булмаганнар өчен «Просторами Вселенной» мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде.
Балаларга беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның тормыш юлы, совет галимнәре Константин Циолковский, Сергей Королёв, космоска беренче очулар турында сөйләнелде һәм космос белән бөек космонавтларны белүгә викторина үткәрелде.
Чара азагында балалар белән уеннар үткәрелде, анда һәркем үзенең җитезлеген һәм кыюлыгын күрсәтә алды.