«Дорога во Вселенную» - шундый исем астында Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре тарафыннан авыр тормыш хәлендәге гаиләләр өчен Космонавтика көненә багышланган мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде. Знайка һәм Незнайка балаларга “Вакыт машинасы”нда мавыктыргыч сәяхәткә чыгарга тәкъдим иттеләр. Сәяхәт барышында балалар космос тарихы турында һәм галимнәр К.Э.Циолковский, С.П.Королёв, П.Р.Попович һәм, әлбәттә, беренче космонавт Ю.А.Гагарин турында күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белделәр. Моннан тыш, балалар орбитага Белка һәм Стрелка, Пчёлка һәм Мушка, Чернушка, тычканнар, күселәр, бөҗәкләр, үсемлекләр һәм башкалар очу белән бәйле космосны өйрәнү тарихы белән таныштылар.
Алынган материалны ныгыту өчен балалар белән мини-викторина һәм «Я – будущий космонавт!» уен программасы үткәрелде. Балалар «Облёт Луны», «Метеоритный дождь», «Запуск кометы», «Выход в открытый космос» эстафеталарында зирәклек һәм тапкырлыкларын күрсәттеләр.
Космонавтика көненә Балалар китапханәсе әбунәсендә яшь укучылар игътибарына «Просторами Вселенной» күргәзмә-карау тәкъдим ителгән.