Чәнечкеләр аша йолдызларга

2019 елның 12 апреле, җомга

«Через тернии к звездам» исеме астында бүген Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Лаешның 2 мәктәбе укучылары өчен Космонавтика көненә багышланган конкурс-уен программасы үткәрделәр. Чара барышында балалар космонавтика тарихы белән таныштылар, ракетада “сәяхәткә” бардылар, космонавтны “киендерделәр” һәм табышмакларга җавап таптылар.

Гадәт буенча чара актив катнашкан өчен дипломнар тапшыру һәм истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International