ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәһәр кешеләрен шимбә көнне язгы авыл хуҗалыгы продукциясе ярминкәсенә чакыра

2019 елның 12 апреле, җомга

Шимбә көнне, 13 апрельдә, иртәнге 6дан Казанда, Яр Чаллыда, Яшел Үзән районының Октябрьский поселогында (“Яңа Тура” сәүдә-ярминкә комплексы) һәр көнне сорау булган авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарларын сату буенча гадәткә кергән ярминкәләр эшләрен башлый.

Шәһәр кешеләре Татарстанның муниципаль районнарыннан китерелгән ит, колбаса продукциясен, сөт, сыр, май, йомырка, яшелчәләр, бал, шикәр, он, ярмалар һәм башка фермер продукциясен кулай бәядән сатып ала ала.

Исегезгә төшерәбез, быел кешеләр үтенече буенча "Радужный" сәүдә үзәге территориясенә караучы “Салават күпере” торак комплексы янында яңа мәйданчык оештырылды. Гадәткә кергән авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелә торган башка мәйданчыкларны казанлылар һәм чаллылылар яхшы беләләр.

Ярминкәләр элекке адреслар буенча үтәчәк.

Моннан тыш, Казанда авыл хуҗалыгы продукциясе белән сату итү сигез чатыр мәйданчыгында оештырылачак: Беломорская һәм Гудованцев урамнары киселешендә, Дементьев урамы, 7 йорт, Ильич урамы, 1 йорт, 1 корп. (Юдино), Ш.Усманов урамы, 1 йорт, Академик Лаврентьев урамы, 10 йорт, Ю.Фучик урамы, 72 йорт, Зәкиев урамы, 12 йорт, Ломжинская һәм Ю.Фучик урамнары киселеше.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International