Янгынга каршы профилактик «Водоисточник» операциясе кысаларында, шулай ук янгынга куркынычсызлыгы буенча Планны үтәү кысаларында, Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында янгын вакытында кешеләрне эвакуацияләү буенча тренировка үткәрелде. Ул Лаеш районы «7ОФПС по РТ» ФГКУның 118нче янгынга каршы хезмәт часте күзәтчелек органы белән яраштырылды һәм алар катнашында үткәрелде.
Тренировка барышында янгын сүндерүчеләр янгын сүндерү җайланмасы белән файдалану буенча инструктаж үткәрделәр. Хезмәткәрләрнең гамәлләре төгәл һәм ышанычлы, куркынычсызлык таләпләрен бозмыйча башкарылды.