Район башлыгы Михаил Афанасьев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үткәрде

2019 елның 16 апреле, сишәмбе

15 апрельдә район Советының зур залында район башлыгы Михаил Афанасьев рәислегендә “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсе үтте.

Моннан алда Лаеш районы суд приставлары бүлегенең өлкән суд приставы – бүлеге начальнигы Надежда Гыйззәтуллинаны туган көне белән котладылар.

Отчет чорда оператив хәл турында Россия ЭЭМның Лаеш районы бүлеге начальнигы урынбасары Павел Яковлев доклад ясады.

Язгы-җәйге янгын куркынычы булган чорда янгын куркынычсызлыгы таләпләре үтәлеше турында Лаеш районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге начальнигы Егор Фомин сөйләде.

Олы Кабан авыл җирлегендә кече һәм урта бизнесны үстерү турында җирлек башлыгы Николай Бызин сөйләде.

Киңәшмәнең икенче өлеше район авыл җирлекләре башлыклары белән үтте, аның барышында шул исәптән гражданнар мөрәҗәгатьләре дә карап тикшерелде.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International