15 апрельдә Лаешның төп гомуми белем бирү мәктәбе укучылары «Прекрасного касайся осторожно» музей дәресенә җыелдылар. Лаеш ягы музее хезмәткәрләре белән балалар әйләнә-тирә мохитне саклау кебек мөһим проблема белән бәйле мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Чара азагында укучыларга «Экологический серпантин» викторинасында катнашып үзләренең белемнәрен, тапкырлыкларын һәм оешканлыкларын күрсәтергә туры килде. Чарага йомгак ясап, укучылар зирәк карарга килделәр, бүген, киләчәк турында кайгыртып, табигатьне саклауның – тормышны саклау булуы турында истә тотарга.