15 апрельдә, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгы алдыннан Лаеш муниципаль районының “Алтын көз” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында районның сугыш һәм хезмәт ветераннары Советының Түгәрәк өстәле булды. Чарада районның ветераннар оешмалары Советы рәисләре, Үзәк директоры Ольга Башкирова, Лаеш районында № 25 РЦМП бүлеге мөдире Елена Прянишникова катнашты.
Түгәрәк өстәл эше барышында 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгына әзерләнү һәм үткәрү буенча төп чаралар планы карап тикшерелде, шул исәптән авыл җирлекләре территорияләрендә дә, ветераннарның ярдәмгә мотаҗлыгын ачыклау буенча мәсьәләләр, шулай ук патриотик тәрбия бирү кысаларында яшьләрне җәлеп итү, һәйкәлләр, обелисклар, скверларны төзекләндерү мәсьәләләре тыңланды һәм фикер алышынды.