Бер күрешү- бер гомер

2012 елның 2 октябре, сишәмбе

«Гомер уза аккан сулар кебек, искән җилләр кебек”,- дип яза шагыйрь. Чыннан да, бигрәк тиз үтә шул гомерләр. Шул мизгел кебек узган көннәребездә бер- беребезгә, әйләнә –тирәбездәгеләргә игътибарлы, ихтирамлы булсак иде, газиз туганнар.

Описание: E:DSC02413.JPG

30 сентябрьнең ямьле, кояшлы көне Имәнкискә авылы өлкәннәрен мәктәбебезнең зур, якты ашханә залына җыйды. Авыл җирле үзидарәсе, клуб, мәктәп җитәкчелеге тарафыннан оештырылган әлеге мәҗлестә түбәтәйле, горур бабайларыбыз- әтиләребез, ак яулыклы нурлы әбиләребез- әниләребезне күреп чиксез сөенеч хисләре кичердек.

Описание: E:DSC02414.JPGОписание: E:DSC02429.JPG

 Куңелгә, җанга яхшы сүз дәва шул. Ул көнне өлкәннәр хөрмәтенә бик күп җылы сүзләр, рәхмәтләр әйтелде, җырлар җырланды, биюләр куелды. Хәер, алар үзләре дә җавапсыз калмадылар: җырладылар, биеделәр, күңелләрендә йөрткән сүзләрен үтемле итеп җиткерә алдылар, арабыздан вакытсыз киткән авылдашларыбыз рухына дога кылдылар. Йөзләреннән, күзләреннән  нур- яктылык  бөркелеп торган олыларыбыз менә шулай очрашты ул көнне. Табын янында бергәләп тәмле чәйләр эчтек, бәлеш- пәрәмәчләрдән, кош телләреннән авыз иттек, күңел рәхәте кичердек.

Описание: E:DSC02441.JPG   Описание: E:DSC02446.JPG

Кадерле өлкәннәребез! Безнең бүгенге якты көнебез, матур тормышыбызда  өлешегез чиксез, сезнең көчегез, саулыгыгыз, йокысыз төннәрегез  дә бар анда. Зур рәхмәт әйтеп , сезнең алда баш иясе килә. Бәйрәмегез бер генә көн белән  билгеләнсә дә, без сезгә һәр көнне бурычлы.

 

Хәерле саулыклар, тыныч көннәр, балалар хөрмәте- рәхмәте насыйп булсын үзегезгә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International