Яшүсмерләрнең Кояш Тимбикова исемендәге II Республика күләмендәге фәнни-эзләнү укуларында безнең Лаеш районыннан 7 укучы катнашып,җиңүчеләр булдылар.
Җиңүче дипломнарын:
Имәнкискә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Зәйнетдинова Асыл
татар филологиясендә фәнни хезмәте өчен ( укытучысы Габдуллина Г.Р.-югары категорияле татар теле укытучысы)
Столбище урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Нестерова Камилла
туган якны өйрәнү буенча фәнни хезмәте өчен (укытучысы Садыйкова М.Г-югары категорияле татар теле укытучысы)
Призер дипломнарын
Имәнкискә урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Габдрахманова Роза
иҗади хезмәте өчен ( укытучысы Габдуллина Г.Р.-югары категорияле татар теле укытучысы)
Имәнкискә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Хәсәнҗанов Рузәл
иҗади хезмәте өчен ( укытучысы Габдуллина Р.Н.- беренче категорияле рус теле укытучысы)
Кече Елга урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Гатауллина Гөлия
рус әдәбиятында фәнни хезмәте өчен ( укытучысы Хисамова Алсу –беренче категорияле рус теле укытучысы)
Кече Елга урта мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Валиуллина Нурзидә
иҗади хезмәте өчен ( укытучысы Вагизова Р.-югары категорияле татар теле укытучысы)
Катнашу сертификатын
Имәнкискә урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Габдуллина А.Р.
туган якны өйрәнү буенча фәнни хезмәте өчен ( укытучысы Габдуллина Р.Н.-беренче категорияле рус теле укытучысы)
яулады. Алда укучыларга һәм аларның укытучыларына зур уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез.Афәрин!