Лаеш «Россия чаңгы юллары-2020 " массакүләм ярышларына кушылачак

2020 елның 7 феврале, җомга

 Бу шимбә, 8 февральдә, Лаешның чаңгы базасында (Сәйдәшев ур., 4) массакүләм ярышлар узачак. Район халкы, төрле оешма, предприятие вәкилләре «Россия чаңгы юлы – 2020»гә кушылачак. Чара халык арасында спортны һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру максатыннан үткәрелә. Ярышлар сәгать 11дә башлана. 10.00-10.40 - катнашучыларны теркәү.

Беренче тапкыр бөтен ил чаңгычылары 1982 елда стартка чыкты һәм шул вакыттан бирле «Россия чаңгы юллары» Мәскәүдән һәм Камчаткага кадәр һәвәскәр спортчылар өчен иң көтелгән чара булды. Гадәттәгечә, ярышлар февральнең икенче шимбәсендә, "Спорт барыбыз өчен дә ачык!” девизы астында үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International