РФ Конституциясенә төзәтмәләр россиялеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртәчәк. Бу хакта Татарстан халыклары Яшьләр ассамблеясы җитәкчесе Тимур Кадыйров белдерде
"Конституциягә тәкъдим ителгән төзәтмәләрне өйрәнеп, кеше аларның барысы да илебезне көчәйтүгә, анда яшәүчеләр файдасына юнәлдерелгәнлеген аңлый. Алар тормыш эшчәнлегенең барлык аспектларына да кагылачак һәм халыкның һәр катламы өчен актуаль булачак, яшьләр, укытучыларга кагылачак. Шуңа күрә барысына да килергә һәм бу төзәтмәләр өчен тавыш бирергә кирәк", - дип белдерде Кадыйров.
Аның сүзләренә караганда, илнең Төп Законын яңарту шулай ук төбәк дәрәҗәсендә гражданнарның тормыш сыйфатын яхшырту буенча өстәмә мөмкинлекләр тудырачак.
"Иң мөһиме – Конституциядә телләрне саклау мәсьәләсе теркәләчәк. Хәзерге дөньяда бу бик мөһим. Төрле милләтләрнең күп кенә вәкилләре телсез халык яшәве мөмкин түгел, диләр. Әгәр бу мәсьәлә Конституциядә беркетелсә, күп кенә халыклар өчен бу зур шатлык булачак», – дип сүзен йомгаклады әңгәмәдәш