ТР Президенты гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 яңа янгын сүндерү машинасыннан ачкычлар тапшырды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә 33 яңа янгын сүндерү машинасыннан ачкычлар тапшырды.

Россия ГТХМ 30 еллыгы һәм Татарстан ГТХМ 25 еллыгы хөрмәтенә тантаналы чара «Казан»гаилә үзәге янында узды.

Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә хәбәр итүләренчә, яңа янгын техникасына республика бюджетыннан 180 миллион сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International