Yardam.ru порталында махсус сервис эшли башлады, аның аша Татарстан халкы республика хастаханәләре табибларына рәхмәт әйтә ала.
Табибларга рәхмәт әйтү өчен, рәхмәт хатын yardam@tatar.ru. адресына җибәрергә кирәк. Хатны сервис аша да җибәрергә була.Конкрет медицина хезмәткәренә дә, шулай ук коронавирус йогышы белән көрәшүче барлык медикларга да рәхмәт әйтергә була.Сервисны ТР Финанс министрлыгында эшләгәннәр. Ведомство башлыгы үз мөрәҗәгатен рәхмәт сүзләре белән калдырды