Бүген гражданнарны кабул итү барышында авыл хуҗалыгын үстерү һәм су белән тәэмин итү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.Аерым алганда, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү, гадәттәгечә, сишәмбе көнне үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17 яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте