Лаеш районының эко-активистлары экология министрлыгы бүләкләренә лаек булды

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Бүген Лаеш районы Советында «ЭКОяз-2020 " республика акциясендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Чара ел саен Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы тарафыннан санитар-экологик икеайлык кысаларында үткәрелә.

Җиңүчеләрне Үзәк территориаль идарә башлыгы Радик Нәҗметдинов котлады, ул Лаеш районының экологик белем бирүгә аеруча зур игътибар бирелгән иң актив районнарның берсе булуын билгеләп үтте. Район Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтов сүзләренә караганда, безнең республика уникаль табигатькә ия, аны без киләчәк буыннар өчен сакларга һәм арттырырга тиеш. Ул экологларга нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде.
«Иң яхшы гаилә» номинациясендә Шәриповлар җиңде, "иң яхшы мәктәп" номинациясендә - Лаеш 3 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе, "Иң яхшы балалар бакчасы" исеменә Комлы Кавал балалар бакчасы «Алтын ачкыч» лаек булды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International