Лаешта «Демография» милли проекты буенча гериатрик кабинет ачыла

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Быел «Демография» милли проектын һәм «өлкән буын» төбәк проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда 19 яңа гериатрик кабинет ачылачак.

Казанда, Чаллыда, Лаеш, Кама Тамагы, Кукмара, Зәй һәм Менделеевскида гериатрик кабинетлар барлыкка киләчәк. Моннан тыш, өлкән яшьтәге кешеләр Аксубай, Алексеевск, Базарлы Матак, Балтач, Биектау, Чүпрәле, Питрәч, Яңа Чишмә һәм Чирмешән район хастаханәләренең яңа педиатрия кабинетларында медицина ярдәме ала алачаклар.

Ел ахырына Татарстанда 66 гериатрия кабинеты эшләячәк. Республиканың 3,7 мең өлкән яшьтәге кешесенә гериатрик ярдәм күрсәтү планлаштырыла

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International