Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм ТР буенча суд приставлары федераль хезмәте идарәсе җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы-ТР баш суд приставы Әнвәр Закиров гражданнарны бергәләп кабул итәчәк. Ул сишәмбе, 23 июньдә булачак.
Татарстан халкы Skype, Zoom яки WhatsApp буенча сораулар бирә ала. Алдан язылу - +7(843)236-41-80 телефоны буенча.