Татарстан башка илләрдән килгән гражданнар өчен тикшерү үткәрүдән баш тартты

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан хакимияте Covid-19 аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерде. Республика Хөкүмәте карары хокукый мәгълүмат порталында басылып чыкты.

Документ башка илләрдән республикага килгән кешеләр өчен обсервациядә яшәүне тору урыны буенча 14 календарь көн эчендә үз-үзеңне изоляцияләүгә алмаштырды. Үзгәрешләр Татарстан Республикасына 18 июньнән башлап кайткан гражданнарга кагыла.

Шулай ук "яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында профилактик чараларны үтәүне тәэмин итә торган рәвештә дәүләт хакимияте органнары һәм җирле үзидарә органнары тарафыннан чаралар оештыру һәм үткәрү рөхсәт ителә".

Моннан тыш, 22 июньнән социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре, шул исәптән инвалидлар, мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләре, социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәкләренең социаль-тернәкләндерү бүлекләре һәм дәүләтнеке булмаган социаль хезмәтләр белән тәэмин итүчеләрне дә кертеп эшләргә рөхсәт ителә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International