Татарстанда кунакханә хезмәтләре күрсәтүче оешмалар һәм көнкүреш хезмәте күрсәтү предприятиеләре өчен "кайнар линия" ачылачак, диелә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе сайтында.
Белгечләр эшмәкәрләргә РФ законнарының халыкның санэпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча төп таләпләренә кагылышлы мәсьәләләр буенча консультацияләр бирәчәк.
"Кайнар линия" 23 июньнән 29 июньгә кадәр иртәнге 10дан кичке 5кә кадәр (843) 273 76 72 телефоны буенча эшләячәк.