Быел Татарстанда Җиңү парады Казанда гына узачак

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

24 июньдә Җиңү парады Казанда гына узачак, республиканың башка шәһәрләрендә аны үткәрү планлаштырылмый. Бу хакта узган матбугат конференциясендә ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Татарстан Республикасы муниципаль районнарында мондый чаралар каралмаган. Җиңү парады Казанда гына каралган, кайбер чикләүләр белән», - дип аңлатты Фазлыева.

Казанда тантаналы чара иртәнге сәгать унда Ирек мәйданында башлана. Башта биредә Кызыл мәйданда Җиңү парады һәм Россия Президенты Владимир Путин чыгышы трансляцияләнәчәк, шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясаячак. Аннары тантаналы рәвештә Казан гарнизоны, Эчке эшләр Министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр Министрлыгы, Росгвардия, Россия Юстиция министрлыгы гаскәрләрен, югары уку йортлары һәм республика иҗтимагый берләшмәләре вәкилләрен узу башланачак.

Моннан тыш, хәрби һәм тарихи техника, шулай ук ретроавтомобильләр йөрү планлаштырылган. Аннары концерт булачак. Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы янында хәрби һәм тарихи техника күргәзмәсе эшләячәк.

Шактый катлаулы санитар-эпидемиологик хәл аркасында, Татарстан башкаласында Җиңү Парады тамашачыларсыз узачак. Тантаналы чараның трансляциясен ТНВ телеканалы аша карарга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International