Илдус Зарипов район территориясендә төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшерде

2020 елның 18 июне, пәнҗешәмбе

Лаеш районы җитәкчесе биналар төзү һәм капиталь ремонт эшләре барган берничә авыл җирлегендә булды . Аерым алганда, Усад авылында Илдус Зарипов тиздән ишекләрен ачачак яңа балалар бакчасы һәм мәктәп буенча киңәшмә үткәрде. Столбище авыл җирлегендә район җитәкчесе күпфункцияле үзәкнең яңа бинасы төзелеше белән танышты. Рождественода Илдус Зарипов мәктәпне капиталь ремонтлау мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде. Орел авылында район җитәкчесенә яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеше барышы турында сөйләделәр. Шулай ук Илдус Зарипов Имәнкискә авылында яр ныгыту эшләре барышы белән танышты һәм Чирпы авылында капиталь ремонттан соң юлны карады.

ТР Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International