Гражданнарны үз вакытында һәм дөрес мәгълүмат белән тәэмин итү өчен икмәк-күмәч эшләнмәләре буенча «кайнар линия» эше оештырылачак
Казан шәһәрендә һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенең туклану гигиенасы буенча күзәтчелек бүлеге белгечләре 2020 елның 22 июненнән 6 июленә кадәр түбәндәге телефон буенча җавап бирәчәк: (843) 273-34-85 10.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр – эш көннәрендә (пн-пт), тәнәфес 12.00 дән 13.00 сәгатькә кадәр.
Моннан тыш, мөрәҗәгатьләр кабул ителә:
- кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә федераль хезмәтнең Бердәм консультация үзәгендә 8-800 555 49 43 телефоны буенча (шалтырату бушлай);
- кулланучылар өчен консультация үзәгендә (843)221-90-16 телефоны буенча көн саен 09.00 дән 17.00 гә кадәр, ял һәм бәйрәм көннәреннән тыш, 12.00 дән 13.00 гә кадәр.