Бүген Дәүләт торак фонды яңа механизмны эшләтеп җибәрү турында игълан итте: социаль ипотека шартнамәсеннән коммерция банкы белән сату-алу шартнамәсенә күчү (рефинансирование)
Яңа схема социаль ипотека белән гаиләләргә дәүләт ярдәменең барлык чараларыннан файдаланырга мөмкинлек бирү өчен эшләнгән. Бүген дәүләт балалы гаиләләргә актив ярдәм күрсәтә: бу беренче, өченче балага ана капиталы һәм процент ставкасын дәүләт субсидиясе. Тик федераль законнарда РФ ҮБ лицензиясе булган банкларда ипотеканы түләүче заемчылар өчен генә дәүләт ярдәме алу мөмкин, диелә. Ә дәүләт торак фонды мондый учреждение булмаганлыктан, Татарстан соципотекачылары әлегә кадәр ташламалы процент ставкаларыннан, тиз арада ана капиталын алу һәм башка «яңа» ипотека ташламаларыннан файдалана алмады.
Дәүләт торак фондының башкарма директоры Марат Зарипов бу карарны болай шәрехләде: "Соципотека — ташламалы программа, бездә коммерция ипотекасы өчен мөмкин булмаган балалы гаиләләргә ярдәм итүнең үз чаралары бар. Әмма гаиләләрнең дәүләттән өстәмә ярдәм алу мөмкинлеге бар икән, без аларга мондый инструмент бирү өчен кулдан килгәннең барысын да эшләргә тиеш".