Татарстан чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчә

2020 елның 22 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Сovid-19 пандемиясе аркасында кертелгән чикләү чараларын бетерүнең икенче этабына чыга. Бу хакта брифингта Роспотребнадзорның ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

"Без кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт белән чикләүләрне бетерүнең икенче этабына күчү буенча килештек", — дип билгеләп үтте спикер.

Авдонина билгеләп үткәнчә, хәзер Министрлар Кабинеты тарафыннан чикләүләр өлешчә төшерү мәсьәләләре карала. Аның сүзләренә караганда, җәйге сәламәтләндерү учреждениеләре эшчәнлеге яңартылачак, аерым керү урыны булган 800 кв.метрдан ким булган кибетләр ачу мәсьәләсе карала.

Республиканың баш санитар табибы урынбасары хәзер Татарстан ТР Министрлар Кабинетының рөхсәтен генә көтә, дип аңлатты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International