2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу цифрлы форматта узачак

2020 елның 23 июне, сишәмбе

Беренче тапкыр 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу цифрлы форматта узачак. Ул 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак.

Заманча технологияләр мәгълүматларны ышанычлы яклауны тәэмин итәчәк, ә җыела торган мәгълүматның сыйфаты сизелерлек артачак.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, анкеталар аноним рәвештә тутырылачак. Моннан тыш, барлык мәгълүмат, сораштырылучыларның сүзләреннән чыгып, җыела һәм документаль раслау таләп итми.
Бөтенроссия халык санын алу-2020 елда илнең төп милли вакыйгасы. Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районында яшәүчеләрне анда актив катнашырга чакырабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International