2020 елда Мәккәгә бару белән бәйле хаҗилык ай календаре буенча июль азагына туры килә. Ел саен аның йолаларында һәм ритуалларында 3 миллионнан артык мөселман катнаша, 2 миллионнан артык диндар чит илләрдән килә.
Кызганычка каршы, Согуд Гарәбстаны гарәп илләре арасында коронавирус белән авыручы гражданнар саны буенча лидер булып тора - 160 меңнән артык кеше чирләгән, 1 300 дән артык үлгән, 105 меңнән артык терелгән.
Куркыныч чир таралуны чикләү өчен, Корольлек хакимияте март азагында ук барлык мәчетләрне ябарга карар кылган. Акрынлап ачылу июнь аеннан башланды. Шулай итеп, Король Салман бән Абдел Азиз Әл Сауд фатихасы белән Мәдинәдә Пәйгамбәребез мәчетендә догалар яңартылды. Әмма мөселманнарның төп изге урыны-Мәккәдәге зур мәчет – бүгенге көндә ябылган.