Бүген Лаеш районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зарипов гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү,җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү һәм шәхси хуҗалыкларны үстерү.
Шулай ук "Тургай" бистәсенең үсеш перспективалары турында фикер алыштылар, анда балалар мәйданчыклары, хоккей тартмалары һәм халык өчен кирәкле башка социаль объектлар төзү планлаштырыла.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү, гадәттәгечә, сишәмбе көнне үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17 яки 8(84378) 25727 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.