Татарстанда шторм кисәтү игълан ителде

2020 елның 26 июне, җомга

Татарстанда, град белән яшен булу сәбәпле, шторм кисәтү игълан ителде. Бу хакта ФДБУ "Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе " хәбәр итә.

Идарә мәгълүматлары буенча,26 июньдә, җомга көнне өч сәгатьтән шимбә көнне иртәнгә кадәр республикада урыны белән яшенле яңгыр көтелә, көчәйгәндә секундына 24 метрга кадәр көчле җил, бозлы яңгыр явуы ихтимал.

ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгында республика халкына һәм кунакларына яңгырлы көчле җилнең бик куркыныч булуын искә төшерәләр. Урамда биек агачлардан, билбордлардан, элмәләрдән ераграк торырга һәм электр линияләре астында тормаска кирәк.

Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга, кискен маневрлар һәм тоткарлыклардан котылырга кирәк. Җәяүлеләргә юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International