Бүген Башкарма комитет җитәкчесе Илдус Зарипов РФ Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты.
Хәер, төп көн — 1 июльдә, Лаеш районы сайлау участокларында халык тупланмасын өчен, 25 июньнән үк теләүчеләр Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирә алалар.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, тавыш бирү пандемия шартларында, ял көннәрсез диярлек, иң мөһиме — гражданнарның куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен үткәрелә.
Лаеш районының барлык участокларында тавыш бирүчеләр, шулай ук сайлау комиссияләре әгъзалары, күзәтүчеләр һәм полиция тарафыннан тавыш бирү вакытында санитар чараларны төгәл үтәү тәэмин ителгән.
Лаеш районы матбугат хезмәте