29 июньдә Татарстанда шактый салкын һава торышы саклана. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Яңадан алмашынучан болытлы һава көтелә. Республика территориясендә урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяктан һәм төньяк-көнбатыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы 5-10 градус җылы булачак. Көндез һава 15-20 градуска кадәр җылыначак.