Бүген Лаеш районында Татарстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина булып китте. Визит барышында омбудсмен берничә сайлау участогын карады. Аңа тавыш бирү процессын оештыру һәм югары куркынычсызлык чаралары турында сөйләделәр. Гүзәл Удачина билгеләп үткәнчә, эпидемиологик куркынычларны киметү бик мөһим.
Шулай ук балалар омбудсмены Лаеш районы башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова белән бергә Шуран авылында җирле сайлау участогы оештырылган мәктәп бинасын да карады.
Лаеш районы матбугат хезмәте