Татарстанда Сабантуй 4 июльдә онлайн-форматта узачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.
"Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталары турында“ Татарстан Республикасы Законының 2 статьясы нигезендә, 2020 елның 4 июлен татар халык бәйрәме Сабантуйны үткәрү көнен билгеләргә карар бирәм", — диелә документта.
Сабантуйны онлайн-форматта уздыру карары коронавирус пандемиясе белән бәйле. "Пандемия бераз чигенүгә карамастан, ул әле тәмамланмаган һәм халык өчен куркыныч тудыра. Авылларда, нигездә, өлкән кешеләр яши, ә бәйрәмгә шәһәрләрдән килгән туганнары җыела. Шуңа Күрә Сабантуйны онлайн итеп үткәрергә карар кылынды. Халык бәйрәмен Татарстан халкы гына түгел, бөтен дөнья халкы да карый алачак», — дип аңлатты «Татар-информ" корреспондентына ТР Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев.
Ул Сабантуй ТНВ телеканалында һәм "Болгар"радиосында трансляцияләнәчәк, дип хәбәр итте. "Оештыру комитеты булдырылды, мәйданчыклар һәм сценарийлар әзерләнә. Онлайн-форматта Сабантуйның барлык гореф — гадәтләре, шул исәптән концертлар, көрәш, ат чабышлары, авыл хезмәтчәннәренең даны күрсәтеләчәк", - дип сөйләде Васил Шәйхрәзиев.Трансляция иртәнге 8дә башлана һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.
Онлайн-Сабантуйда театр артистлары, җырчылар һәм сәнгать осталары катнашачак. Шулай ук тамашачылар белән интерактив оештырылачак-теләгән һәркем студия белән элемтәгә керә һәм турыдан-туры эфирга чыга алачак. "Болгар" радиосында призлар белән викторина оештырылачак.
Моннан тыш, 10 июльдә Бөтендөнья виртуаль Сабантуй уздыру планлаштырыла.