Хөрмәтле район халкы! Лаеш районы буенча Пенсия фонды бүлеге сезне мошенниклык очраклары ешаюы турында хәбәр итә.
Социаль челтәрләрдә балаларга түләнгән түләүләрнең гражданнарның тупланма пенсияләрен киметүе турында язмалар барлыкка килә башлады. Әлеге мәгълүмат ялган булып тора.
Белгечләр искәртеп узганча, акчалар федераль бюджеттан өстәмә рәвештә бүленеп бирелә һәм тупланма пенсия күләменә берничек тә йогынты ясамый.
Сезне уяулыкны саклавыгызны һәм алдакчыларның провокацияләренә бирешмәүегезне сорыйбыз.
Барлык шикле очраклар турында Лаеш районы буенча Пенсия фонды бүлегенә телефон аша хәбәр итүегезне сорыйбыз 8(843)78-2-52-41, 8(843)782-52-62, 8(843)782-52-07 яки контакт-үзәк тел. буенча 8 (843) 279-27-27
Лаеш районы матбугат хезмәте