Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, җир кишәрлекләрен рәсмиләштерүгә, торак-коммуналь хуҗалыкка һәм кәрәзле элемтә сыйфатын яхшыртуга кагыла.
Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү, гадәттәгечә, сишәмбе көнне үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан саклану чараларын кулланып кабул итүгә килүегезне сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте