Бүген эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил Фәрит Габделганиев һәм Илдус Зариповның эшкуарлар белән онлайн-очрашуы булачак.

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

2 июльдә 15: 00 сәгатьтә Эшкуарлар хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы вәкаләтле вәкил – Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Фәрит Габделганиев һәм Лаеш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илдус Зариповның эшкуарлар белән онлайн-очрашуы була. Онлайн-очрашу барышында хәзерге вакытта районның бизнес-җәмәгатьчелеген борчый торган актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу күздә тотыла.

Чакырылган экспертлар-Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары вәкилләре.

Чакырылган спикерлар-Лаеш муниципаль районы эшкуарлары.

Эшмәкәрләр өчен тематик онлайн-очрашуны ТР бизнес-омбудсмены Фәрит Габделганиев алып барачак.

Онлайн-очрашуга сылтама буенча кереп була:
https://zoom.us/j/98972485131

Катнашучылар саны чикләнгән, теркәгәндә исемен һәм фамилиясен күрсәтүегезне үтенәм.

Чара кысаларында сез катнашучыларга үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә, шулай ук үз тәкъдимнәрегезне кертә аласыз.

Туры эфирда очрашуларга кадәр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International