Конституциягә төзәтмәләр Татарстанда тавыш бирүчеләрнең 80% тан артыгы хуплады

2020 елның 2 июле, пәнҗешәмбе

Татарстан халкының 82,81% ы Конституциягә кертелүче төзәтмәләрне хуплады. Бу хакта "Сайлаулар" ДАСның башлангыч мәгълүматларында әйтелә, дип хәбәр итә ТР Үзәк сайлау комиссиясе.

Хәзерге вакытта республикада 100% бюллетень эшкәртелгән. "Сайлаучыларның 16,61% ы илнең төп документына кертелгән үзгәрешләргә каршы тавыш бирде.
Татарстанда тавыш бирүнең соңгы нәтиҗәләре җомга көнне, 3 июльдә билгеле булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International