Республикада урыны белән кыска вакытлы яңгырлар һәм яшенле яңгыр көтелә.
3 июльдә Татарстанга 30 градуслы эсселек килә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.
Республикада элеккечә алмашынучан болытлы һава көтелә. Урыны белән яңгыр явачак. Моннан тыш, төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк, ә көндез аерым районнарда көнбатыш һәм көньяк-көнбатыш җилләре көчәюе ихтимал.
Караңгы вакытта һава температурасы 11дән 16 градуска кадәр җылылык булачак. Көндезге сәгатьләрдә һава +25, +30 градуска кадәр җылыначак.