Татарстан аграрийлары 900 млн сумлык грантлар алды

2020 елның 3 июле, җомга

Татарстанда ачылган «Кыр көне-2020» кыр форматындагы күргәзмә кысаларында аграрийларга грантлар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.
Грант алучылар арасында 25 гаилә фермасы, 63 яшь фермер, шулай ук «Агростартап»төбәк конкурсында җиңүче 64 фермер бар. Акчалата түләүләр 1,3 миллион сумнан 28,8 миллион сумга кадәр тәшкил иткән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу акчаларга республикада 62 сөт фермасы, эре мөгезле терлек симертү буенча 35 ферма, 14 кош фермасы, 5 ат фермасы, шулай ук 4 балык фермасы төзеләчәге турында сөйләделәр.

Шулай ук авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары да зур ярдәм алды. Конкурста җиңүче 10 берләшмә алган грантларның гомуми суммасы 300 миллион сум тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International