Кунакчыл Державин җиренә Ротари клуб әгъзалары килде.Алар арасында 2223 нче округның яңа губернаторы Илдус Янышев һәм Казанның ике Ротари клубы президентлары – Марат Бикмуллин белән Эльвира Осокина да катнашында .Шулай ук велосипедчылар берлеге, Татарстан Республикасы кече һәм урта бизнес предприятиеләре ассоциациясе, КФУ юридик факультетын тәмамлаучылар ассоциациясе вәкилләре һәм башка кызыксынган затлар катнашты. Аларга Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов та кушылды.
Кунакларны саф һавада җырлар башкарып, җылы каршы алдылар. Шулай ук Илдус Зарипов аларга гармунда уйнады. Алга таба велоузышта катнашучыларга Семрук буенча экскурсия оештырылды, анда танылган "Зөләйха күзләрен ача"сериалы төшерелде.
Масштаблы чара иртәгә дә планлаштырылган. Кунаклар Семрук территориясен чистартачаклар һәм корылмаларны сак буеячаклар.
Шулай ук очрашуда катнашучылар күп кенә мәсьәләләр буенча фикер алышачак. Аерым алганда, Лаеш районында туризмны үстерүгә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм чараларына кагылышлы сораулар яңгырыячак.
Лаеш районы матбугат хезмәте