"Бердәм Россия" партиясенең Лаеш җирле бүлекчәсе конференциясе узды

2020 елның 4 июле, шимбә

Бүген "Бердәм Россия"Бөтенроссия сәяси партиясенең Лаеш җирле бүлекчәсенең 32 нче конференциясенең икенче этабы узды.

Президиумга партиянең җирле бүлекчәсе секретаре, Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов, Лаеш районында партия фракциясе җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова сайланды.

Бурычлар яңгырады, яшерен тавыш бирү юлы белән җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына депутатлыкка кандидатлар сайланды.

Шулай ук бүген Лаеш районы Советы Аппараты җитәкчесе Азат Нурмөхәммәтовка партия билетын тапшырдылар.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International