Татарстанда боз һәм көчле җил көтелә

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы территориясендә бүген көчле җил, боз һәм яшен көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көчле яңгыр, боз, яшен көтелә», — дип хәбәр итә синоптиклар.

Шулай ук яшен вакытында көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмкин.

Казанда исә төнлә һәм көндез көньяк-көнбатыштан исүче җилнең тизлеге секундына 16-21 метрга җитәргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International