Татарстан вакытлыча эш урыннары булдыру өчен 133 млн. сумнан артык акча алачак

2020 елның 6 июле, дүшәмбе

РФ Хөкүмәте вакытлыча эш урыннары булдырганда хезмәткәрләрнең хезмәт хакын өлешчә каплау өчен Татарстанга 133 млн. сумнан артык акча бүлеп биргән. Премьер-министр Михаил Мишустин кул куйган боерык Министрлар Кабинеты сайтында урнаштырылган.

РФ субъектлары барлыгы 4 млрд. сумнан артык акча алачак-бу акчаларга төбәкләрдә 80 меңнән артык кешене вакытлыча эшкә урнаштырачаклар. Мәшгульлек үзәкләренә мөрәҗәгать иткән гражданнарга, шулай ук эшсезләргә АПК, төзелеш, транспорт, торак-коммуналь хуҗалык, өлкән яшьтәге кешеләрне карау буенча социаль хезмәтләрдә эш урыннары тәкъдим итәчәкләр. Хезмәткәрләрне тулы булмаган эш белән тәэмин итүгә күчергән предприятиеләрдә өстәмә вакытлы эш оештыралар.

"Акча Хөкүмәт резерв фондыннан бүленәчәк. Аларның максатчан кулланылышын контрольдә тотарга кирәк булачак", — диелә хәбәрдә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International