Татарстан Республикасы Лаеш муниципаль районы Советының чираттагы кырыгынчы сессиясе узды. Анда муниципаль берәмлек җитәкчесе Илдус Зарипов һәм район башлыгы урынбасары Татьяна Борһанова катнашты.
Утырыш барышында депутатлар тарафыннан берничә мәсьәлә каралды һәм кабул ителде. Аерым алганда, район Советы регламентындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Шулай ук стационар булмаган сәүдә объектларын урнаштыруны җайга салу, газ белән тәэмин итү объектлары исемлеген раслау, муниципаль берәмлек чикләрен үзгәртү һәм берничә торак йортны Казан шәһәре милкенә тапшыру турындагы нигезләмәгә үзгәрешләр кертү турында фикер алыштылар.
Утырыш барышында депутатлар Лаеш районының Мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе Андрей Масленниковның отставкасын кабул иттеләр. Илдус Зарипов аңа Рәхмәт хаты тапшырды һәм намуслы хезмәте өчен рәхмәт белдерде. Палата җитәкчесе вазифаларын башкаручы итеп элек рәис урынбасары вазыйфасын башкарган Эльвира Хисмәтова билгеләнде.
Лаеш районы матбугат хезмәте