Илдус Зарипов гражданнарны кабул итте

2020 елның 7 июле, сишәмбе

Лаеш районы җитәкчесе Илдус Зарипов бүген гражданнарны шәхси кабул итте. Кайбер мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. Аерым алганда, районда яшьләр сәясәтен үстерүгә, мәгариф һәм җир мөнәсәбәтләренә кагылышлы темалар.

Исегезгә төшерәбез, гражданнарны кабул итү, гадәттәгечә, сишәмбе көнне үткәрелә. Алдан язылу һәм кирәкле консультация пәнҗешәмбе көннәрендә түбәндәге адрес буенча башкарыла:
Лаеш шәһәре, Беренче Май ур.39 йорт, каб. 17. 8(84378) 2-57-27 телефон номеры буенча.
Коронавирус йогышын профилактикалау максатыннан, кабул итүгә саклану чараларын кулланып килүегезне сорыйбыз.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International