"Мәдәният" милли проектының "Мәдәни мохит" төбәк проекты кысаларында Татарстанда 18 белем бирү учреждениесе төзекләндерелә.Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төзелеш-ремонт эшләренә барлыгы 580,12 млн. сум бүлеп бирелгән,шуларның 249,47 млн. сумы-федераль һәм 330,65 млн. сумы — республика бюджетыннан.
Яңартылган учреждениеләрне уку елы башына тапшыру планлаштырыла.