Лаеш районында юлларны төзекләндерү һәм куркынычсыз юл хәрәкәте булдыру буенча эшләр дәвам итә. Шул уңайдан Лаеш шәһәрендә яшәүчеләргә Ленин урамы буенча урнашкан күперне вакытлыча ябу турында хәбәр итәбез. Эшләр бүгенге көннән башланачак һәм ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Машина йөртүчеләрне маршрутны алдан планлаштырып куюларын сорыйбыз.
Лаеш районы матбугат хезмәте