Лаеш районы авыл җирлекләрендә электр энергиясен өзү булачак

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Лаеш районы халкы! Сезгә 13 июльдән 17 июльгә кадәр кайбер авыл җирлекләре территориясендә электр энергиясен планлы рәвештә өзү турында хәбәр итәбез. Бу ремонт эшләре башкарылуга бәйле.

Электрны өзү түбәндәге торак пунктларда планлаштырыла:

1.Кунтеч авылы, Астраханка авылы, Татар. Кабаннар, Беляков ур., 13 июль көнне 8:00 дән 17:00 гә кадәр
2.Травкино авылы, Атабай авылы, Орел 14 июль көнне 8:00 дән 17:00 гә кадәр
3.Усад авылы 15 июль көнне 8:00 дән 17:00 гә кадәр
4.Комлы Кавал авылы 16 июль көнне 8:00 дән 17:00 гә кадәр
5.Нармонка авылы, Никольское авылы 16 һәм 17 июль көнне 8:00 дән 17:00 гә кадәр
6.Көек авылы 17 июль көнне 8:00 дән 17:00 гә кадәр

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International