Илдус Зарипов район территориясендә төзелеш һәм ремонт эшләренең барышын тикшерде

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

Ул авыл җирлекләрендә булды, аларда биналар төзү һәм капиталь ремонт эшләре бара.

Аерым алганда, Усад авылында Илдус Зарипов киңәшмә үткәрде, анда яңа балалар бакчасы һәм мәктәп төзелеше барышы турында фикер алыштылар. Объектларны быел тапшыру планлаштырыла.

Габишево авылында район җитәкчесе балалар бакчасында капиталь ремонт барышы һәм «Безнең ишегалды» илкүләм проектын тормышка ашыру белән танышты.

Кече Кабан авылында Илдус Зарипов авыл советының яңа бинасын төзү буенча эшләрнең барышы белән танышты. Ташкирмән авылында мәктәп һәм балалар бакчасы төзелешенә әзерлек мәсьәләсе буенча киңәшмә узды.

Лаеш районы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International