Татарстан халкын июль аенда өстәмә ял көне көтә

2020 елның 10 июле, җомга

ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республика Президенты Татарстанда быел Ураза һәм Корбан бәйрәмнәренең 31 июльдә узачагы турында Указга кул куйды. Димәк, бу көн эшләми торган бәйрәм көн булып санала. Шул ук вакытта, 30 июльдә, РФ ТК нигезендә, Татарстанда эш көне озынлыгы 1 сәгатькә кыскара.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International